«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты уңаеннан 2019 елда пенсия алды яшендәге 4,7 меңнән артык граждан белем алды. Бу билгеләнгән күрсәткечтән 3,5 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта уку узганнарның барысы да үз эшләрен саклап калды яки эшкә урнашты.
Программада 261 эш бирүче катнашты. Пенсия алды яшендәге гражданнарны 344 позиция буенча 138 оешма укытты.
ИТ-технологияләр өлкәсендә белем бирү программаларына ихтыяҗ аеруча зур.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, 2020 елдан чараларда катнашучылар категориясе киңәйтелгән. Хәзер һөнәри белем бирү 50+гражданнар өчен каралган.
Уку өчен 1 368 кешегә гомуми акча күләме 109,5 млн. сум тәшкил итә (РФ бюджеты – 88,7 млн.сум, ТР бюджеты – 20,8 млн. сум).