2019 елда озак вакыт карау системасы 7 пилот территориядә (Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары, Яр Чаллы шәһәре) кертелде. Моның өчен социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 218 хезмәткәр һәм сәламәтлек саклау системасының 140 хезмәткәре укытылды.
1 638 кеше озак вакытлы карауга куелды. 2020 елга план - 2 543 кеше. Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү исемлеге киңәйтелде - 33 хезмәт өстәлде, «Карау(тәрбияләү) мәктәпләре» оештырылды, анда 234 туганнары өйрәтелде. 2020 елда бу эш дәвам итәчәк һәм тагын 100 кеше белем алачак.
6 районда (Әлмәт, Яшел Үзән, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә) «Сиделка» хезмәте кертелде, стационар оешмалар өчен җиһазлар сатып алынды. 2020 елда проектны гамәлгә ашыруга Әлмәт, Алабуга, Саба, Спас, Тукай, Чистай районнары кушылачак. 2021 елда бу проект белән бөтен республика колачланачак.
«Өлкән буын» федераль проектының тагын бер чарасы - «Яңа Чүриле психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең торак корпусын төзү. Бинаны 2020 елда ачу планлаштырыла.