Социаль челтәрләрдә видеоматериаллар урнаштыру турында

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Социаль челтәрләрдә республика приютларының берсендә тәрбияләнүчеләр учреждение хезмәткәренең үз-үзләрен тиешенчә тотмавы турында бәян итүче видеоматериаллар урнаштырылу сәбәпле, приют администрациясе РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең структур бүлекчәсе адресына тиешле процессуаль чара күрүне сорап мөрәҗәгать итте.

Әлеге видеоматериалларны Интернет челтәрендә урнаштыру приютта тәрбияләнүчеләрнең шәхси мәгълүматларын законсыз таратуга китерүен исәпкә алып, социаль учреждение администрациясе тарафыннан тиешле мөрәҗәгать район прокуратурасына җибәрелде.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан процессуаль тикшерүләр башланды, аның нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International