Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында министр Эльмира Зарипова Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде.
2019 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы тотрыклык сакланып калды. Гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 3,2% тәшкил итте, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән (4,6%) һәм Идел буе федераль округы буенча (4,1%) түбәнрәк.
Шул ук вакытта республиканың мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән гражданнар саны 21% ка артты, ул 194,7 мең кеше тәшкил итте. Ел ахырына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 10,9 мең эшсез кеше хисапка куелган.
Эш эзләп йөрү аралыгы - 4 ай (2018 елда-4,8 ай.). Эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны – 40,5 мең яки бер эшсезгә 4 вакансиягә якын (3,7).
Министр Эльмира Зарипова билгеләп узганча, 2019 елның 25 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды. 2020 елда мондый үзәк Зәй районында һәм Казан шәһәренең Мәскәү районында ачылачак.