ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында район типографиясенә экскурсия оештырылды.

Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Биектау муниципаль районы үзәк хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан медицина оешмаларына илтүне оештыру буенча эш дәвам итә.

Пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклау турында “Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖ һәм “Шатлык” (“Радость”) халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән очрашу барышында сөйләделәр. Консультация чарасын Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясенең күчмә чаралары кысаларында уздырды.

Шушы көннәрдә Югары Ослан район үзәк хастаханәсе базасында "Өмет утравы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү буенча белгече Анна Мөхәммәтҗанова булачак әниләр өчен "Аистенок" клубының чираттагы дәресен үткәрде.

Узган сишәмбе көнне Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре кичке рейд оештырды. Әлеге чара ведомствоара учетта торучы гаиләләр белән колачланды.

Югары Ослан районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен район медицина оешмаларына китерү буенча эш дәвам итә. Чаралар үлем-китем һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган иң куркыныч авыруларны иртә ачыклау максаты белән үткәрелә.

14 нче гыйнварда "Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру" технологиясен тормышка ашыру уңаеннан Тукай үзәк район хастаханәсендә районындагы  "Шәфкатъ" халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы - Насырова Ләйсән дәрес оештырды.  Дәреснең темасы "Ана булырга психологик әзерлек".

Зәй-Каратай авылында яшәүче тыл ветераны Рабига Вәлиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ялгыз Рабига апаны картлар йортыннан 2017 елның сентябрендә гаиләгә тәрбиягә алдылар.

"Демография" илкүләм проекты уңаеннан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, расланган график нигезендә, "Доверие - Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өчен бүлеп бирелгән махсус автомобильдә, Балык Бистәсе муниципаль районының медицина оешмаларына медицина тикшерүе уздыру өчен китерү дәвам итә.

Иске Яңа ел - ул традицион кышкы тантаналарны озайта торган күңелле бәйрәм. "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  ведомствоара социаль патронажда торучы  17 гаиләдә тәрбияләнүче  балалар өчен "Энергетик" мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Иске Яңа елны каршылыйк" дип исемләнгән социаль-анимацион чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International