Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова республикада 2020 нче елдан балалы гаиләләргә берничә яңа социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырылачагын әйтте.
14 гынварда Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Россия – минем туган илем” дип аталган танып-белү уены үтте.
Ярлылыкны киметү ысулларының берсе - социаль яклау органы белән граждан арасында үзара йөкләмәләр турында социаль контракт – килешү төзү.
Кукмарада "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары "Кечкенә җиңүләр" программасы буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшли. Алар балаларда коммуникатив һәм иҗади күнекмәләр үстерә, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтәләр.
Түбән Кама шәһәренең "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән эшләүнең менә дигән формасы - "Яшен" стена газетасын чыгару. Мондый эш һәр баланы приют һәм төркем тормышында үз әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирә.
Акыл ягынна артта калган баланы социальләштерү катлаулы бурыч, моның өчен коммуникатив күнекмәләр, уртак хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү күнекмәләрен үстерергә кирәк. Әлеге балаларның тормышында яшьтәшләре белән киң контакт юк. Интернатларда тәрбияләнүче балалар аралашуга мотивацияләнми, сөйләшә һәм уйный белми, алар башкалар тарафыннан социаль кайгыртуга мохтаҗ.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблинаның наркология диспансерында медик-социаль реабилитацияне үтүче гражданнар белән очрашуы булып узды.
Бүген Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен күңел ачу программасы уздырды.