2020 елның 15 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 586 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына (2019 елның 25 декабренә) караганда 189 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 39 665 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 506 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,27 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 327 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 314е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 39 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.