Татарстан моношәһәрләренең күбесендә эшсезләр саны кимеде

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 535 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 42 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Менделеевск һәм Кама Аланында эшсезләр саны азайды, анда 2020 елның 15 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 366, 49 һәм 262 эшсез кеше исәптә тора.

Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны үзгәрмәде -142 кеше.

Бу атнада Яр Чаллы һәм Түбән Камада эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International