Татарстан Республикасы хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында икенче урында

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме буенча алдынгы позициядә тора.2019 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача хезмәт хакы, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,9 % ка артты һәм 36 357 сум тәшкил итте.

Уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтендә; файдалы казылмалар чыгару – 58 352,4 сум, финанс-иминият – 50 588,9 сум, шулай ук фәнни һәм техник эшчәнлек – 49 839,4 сум.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә. Татарстанда бюджеттан тыш сектордагы оешмалар өчен минималь хезмәт хакы күләме 14 мең сум күләмендә билгеләнде.

Татарстан Республикасында 2020 елның 1 гыйнварына хезмәт хакы буенча бурыч 65 867 мең сум тәшкил итә. Тармак буенча иң зур бурыч эшкәртүче производстволарга караган предприятиеләрдә - 57 542 мең сум (77,7 %).

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, 2019 елда территориаль комиссияләр тарафыннан 7 527 предприятие тикшерелгән, хезмәт хакын минимальдан түбәнрәк түләүче 3 407 предприятие (45,26%) ачыкланган. 9 033 хезмәткәргә 3 509,5 мең сум акча кайтарылган.

Прокуратура белән берлектә 596 эш бирүче тикшерелде, 394 хезмәт хакын вакытында түләмәү очрагы ачыкланды. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә 283,2 млн. сумлык тоткарланган хезмәт хакы түләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International