2019 елда Татарстанда производствода зыян күрүчеләр саны кимеде

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Министр Эльмира Зарипова чыгышының бер темасы хезмәтне саклауга багышланган иде. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, 2019 елның 11 аенда производствода зыян күрүчеләр саны, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,2% ка кимегән (125 дән 121 кешегә кадәр).

Сәүдә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау предприятиеләрендә үлем очраклары булмады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә (1 дән 5 кешегә кадәр), файдалы казылмалар чыгару предприятиеләрендә һәм эшкәртү производстволарында (5 тән 6 кешегә кадәр) үлем очраклары теркәлде.

2019 елда җитештерү травматизмы дәрәҗәсен Азнакай, Алексеевск, Яшел Үзән, Кайбыч, Менделеевск районнары киметте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International