2019 елда Федераль бюджет акчасына Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре өчен автотранспорт сатып алынды.
Өлкәннәрне диспансерлаштыру һәм профилактик карау өчен медицина оешмаларына илтү өчен 43 мобиль бригада булдырылды. Медицина оешмаларына 36,8 мең кеше китерелде. Нәтиҗәләр буенча: өстәмә тикшерүгә 1,8 мең кеше җибәрелде; скринингка -767 кеше; аерым белгечләр тикшерүенә – 1 700 кеше; госпитализацияләүгә - 147 кеше юлланды.
«Бүгенге көндә республика халкының 25,3% ын эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә. Аларның 80%ы күп төрле хроник авырулардан җәфа чигә, бер пациентның уртача 4-5 төрле хроник авыруы ачыклана. Өлкән буынның лаеклы тормыш дәрәҗәсен саклап калу - безнең тармак өчен зур бурыч», -диде ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
2020 елда диспансерлаштыруга кимендә 90 мең гражданны китерү планлаштырыла.