ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Зәй муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә, Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда китерүне дәвам итә.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 2020 елның 10 мартыннан Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, 65 нче янгын сүндерү сагы гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә, күп балалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә йөриләр.

18 март көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Баулының «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 1 нче участокта хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

Балачак унъеллыгы планын һәм аналарның яңа туган балаларыннан баш тартуларын профилактикалау технологиясе буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Чистай районының «Балкыш» комплекслы үзәгендә йөкле хатын-кызларны кабул итү оештырылган.

Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшүсмер» клубының чираттагы очрашуы узды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре төрле категория гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән төркемле тренинг үткәрделәр. Ул вербаль һәм вербаль булмаган аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Татар милли ашлары» дигән мастер-класс үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» оешмасы белән берлектә тыл хезмәтчәне Г.Г. Хафизованы Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.

Яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 12 балигъ булмаган бала өчен «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән чара үткәрде. Ул 4 нче социаль участокта узды.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проектын тормышка ашыруга Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International