18 март көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: каравылчы, ОТК инженеры, инженер, техник, электромонтажник, механик җыю эшләре слесаре, токарь, юрисконсульт һ.б.
Катнашучылар шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр ала алачак. Шулай ук эш эзләүчеләргә мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында да сөйләячәкләр.
Вакансияләр ярминкәсе Түбән Кама шәһәре, Бызов ур., 20а йорты адресы буенча узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.