ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Татар милли ашлары» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Чара башында презентация ярдәмендә балалар рус һәм татар милли ашларының күптөрлелеге, шулай ук кыстыбый әзерләү технологиясе белән таныштылар. Чара чәй өстәле артында әзерләнгән ризыкларны дегустацияләү белән тәмамланды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда милли мәдәнияткә карата хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияли.