Балачак унъеллыгы планын һәм аналарның яңа туган балаларыннан баш тартуларын профилактикалау технологиясе буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Чистай районының «Балкыш» комплекслы үзәгендә йөкле хатын-кызларны кабул итү оештырылган.
Мөрәҗәгать иткән йөкле хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйлиләр. Шулай ук аларга социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырыла.