Зәй муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә, Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда китерүне дәвам итә. Бу 65 яшьтән узган һәр өлкән кеше диспансерлаштыруны вакытында узып, булган авыруларны ачыклау, дәвалау һәм шул рәвешле озак еллар сәламәт яшәүгә ирешүне күздә тотып эшләнә.
Район медицина оешмаларына китерү буенча эш фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә алып барыла. Медицина тикшерүен үтүче барлык гражданнар да чараның урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтелә.
2020 елда торак пунктларда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 1 816 кешене китерү планлаштырылган. 1 кварталда Зәй медицина оешмаларына махсус машинада 454 кеше китереләчәк.