Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проектын тормышка ашыруга Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды.
6 нчы март көнне үзәк белгечләре һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган бер бала Кадрия Гатаулла кызы Гатауллинаны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Учреждениенең барлык хезмәткәрләре исеменнән тыл хезмәтчәненә күчтәнәчләр һәм котлау открыткасы тапшырылды.