Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 4 мартта Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге һәм «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалары «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче ата-аналар белән очрашты.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр төсле кәгазьдән түбәтәй ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
6 нчы март көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәннәре Василий Гриневка, Екатерина Николаевага һәм Хәмидә Вафинага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булып узды.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Ветеран янәшәдә яши» дигән акция уздырдылар.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Яңа тормыш – киләчәк өметләр» программасын тормышка ашыру кысаларында «Гаилә кодексы» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа аналарның яңа туган сабыйларыннан иртә баш тартуларын профилактикалауга һәм туучылар санын арттыруга, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән.
Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында матбугат конференциясе узачак.
4 март көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге Васильево бистәсендә яшәүче авыр социаль хәлдә булган гаиләләрдә кунакта булды.
«Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Волонтер» үзәге яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Григорьевич Гуськов янына бардылар.
Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Шәмсеруй Низаметдин кызы Низаметдинованы Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.