«Кайгырту» комплекслы үзәгендә «Яшүсмер» клубының чираттагы очрашуы узды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшүсмер» клубының чираттагы очрашуы узды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре төрле категория гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән төркемле тренинг үткәрделәр. Ул вербаль һәм вербаль булмаган аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәрес барышында яшүсмерләр конфликтсыз аралашу һәм яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итә белү күнекмәләре алдылар.

Дәресне терроризмга каршы темага видеороликлар карау белән дәвам иттеләр, аннан соң катнашучылар материал турында фикер алыштылар һәм бу күренешкә үз карашларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International