Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 2020 елның 10 мартыннан Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, 65 нче янгын сүндерү сагы гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә, күп балалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә йөриләр. Чараларның максаты – янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм утта кешеләрнең һәлак булуын кисәтү.
Автоном янгын хәбәрчеләре янгынны кисәтүнең һәм ачыклауның нәтиҗәле һәм арзан чарасы булып тора. Бу елның март аенда гына Әлмәт районында янгын хәбәрчеләре 85 гаилә йортында урнаштырылган. Гаиләләр белән шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелә.
Бүгенге көндә чаралар дәвам итә.