Баулыда социаль хезмәт алучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрделәр

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Баулының «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 1 нче участокта хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

Балалар Гүзәл Газиева һәм Айгөл Сөләйманова белән инде таныш һөнәрләрне искә төшерделәр һәм яңалары турында белделәр. Балалар бик теләп ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм төрле иҗади конкурсларда катнаштылар. Шулай ук алар сайлаган һөнәрләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International