Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» оешмасы белән берлектә тыл хезмәтчәне Г.Г. Хафизованы Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.
Яшьгвардиячеләр өлкән яшьтәге кешегә концерт әзерләделәр, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Г.Г. Хафизова «Ышаныч» үзәгенә, социаль хезмәткәр Эльвера Әбсәләмовага һәм волонтерларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.