ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен күңелле яллар оештырылды. ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында балалар «Без республика турында нәрсә беләбез?» дигән уенда катнаштылар.

Балалары булган социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында Спас районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәрес үткәрде.

Әгерҗе муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә белгечләр сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик эш алып баралар.

18 нче март көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Вахитов районының биш предприятиесе һәм оешмасы катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә территориаль идарәнең профилактика бүлеге белгече Зөлфия Йосыпова социаль хезмәт алучылар өчен профилактик чара үткәрде. Ул «Юлларда игътибарлы бул!» акциясе һәм «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды..

«Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында Казан шәһәре Киров районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар катнашты.

Бөтенроссия халык фронты «Цифрлы диктант» федераль проектында катнашырга чакыра. Ул 2020 елның 28 мартыннан 11 апреленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелә.

Интернет-куркынычсызлык профилактикасы буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Агрессорлар һәм корбаннар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Анда 15 яшүсмер катнашты.

2020 елның 11 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 454 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 101 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 662 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International