Яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 12 балигъ булмаган бала өчен «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән чара үткәрде. Ул 4 нче социаль участокта узды.
Чара башында белгеч ел саен март уртасында наркотикларга каршы акция үткәрелүе турында сөйләде. Әңгәмә барышында яшүсмерләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Балаларга шулай ук «XXI гасыр чире – наркотиклар» дигән презентация күрсәттеләр.
Чараның максаты яшүсмерләрнең игътибарын хәзерге заманның төп проблемаларының берсенә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.