ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү уңаеннан һәм «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар белән грипп, ОРВИ профилактикасы, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча әңгәмәләр уздыралар.

Кечкенә бакчаны «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәрәзә төбендә булдырдылар.

Бөтенроссия халыкны диспансерлаштыру илдә коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары белән бәйле рәвештә вакытлыча туктатылды. Хөкүмәтнең тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Пенсионерлар арасында V Бөтенроссия компьютер чемпионаты җиңүчесе Зоя Гаус бушлай өлкән яшьтәге кешеләрне «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасыннан файдаланырга өйрәтергә әзер.

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шушы көн алдыннан Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Красный бор участок урманчылыгы белән берлектә «Сыерчыклар кайтты» акциясе үткәрделәр.

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары тәрбияләнүчеләрне уңышлы тернәкләндерү өчен күп кенә технологияләр һәм эш алымнары кулланалар.

Әгерҗе муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен медицина битлекләре тегү буенча мастер-класс һәм профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чара салкын тию авыруларын, гриппны профилактикалау, шулай ук коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү кысаларында үткәрелде.

Ел саен 21 мартта бөтен дөньяда Халыкара Даун синдромлы кеше көне билгеләп үтелә. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре дә шундый диагнозлы балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтәләр.

«Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кече тернәкләндерү чаралары комплекты белән таныштыру буенча мастер-класс узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлыларга өлкән яшьтәге ата-аналарына, туганнарына карата аеруча игътибарлы булырга чакырды. Төрле вирус авыруларын аеруча авыр кичерүче өлкәннәрнең кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарында йөрүен киметү өчен, ведомство башлыгы республика халкын социаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуга өстенлек бирергә өндәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International