ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 март көнне «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан мәгълүмати чара үткәрелде. Баулы үзәк район хастаханәсе табибы «COVID-2019 таралу куркынычын киметү чаралары турында» дигән лекция укыды.

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында герой шәһәрләр турында танып-белү сәгате үткәрелде.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 25 мартта, Буа районында ветераннар советы әгъзасы, «Гөлҗамал» татар фольклор ансамбле гармунчысы Талия Кашаф кызы Гыйматдинова үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ел саен туган көнен гаилә һәм дуслары белән зурлап үткәргән Талия Кашаф кызы быел, эпидемиологик хәл аркасында, бәйрәм итүдән баш тартты.

Март аенда Түбән Камада 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алдылар.

24 нче март көнне Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең кайнар элемтә номерына 70 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек китерү кирәклеге турында ике сигнал килеп иреште.

2020 елның 25 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 306 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 144 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,60 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 940 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 27 кешегә кимрәк.

Зәй муниципаль районы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре өчен 23 март көнне социаль контракт системасы аша ярлылыкка каршы көрәшү турында мәгълүмати очрашу үткәрелде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ватан даны өчен хезмәт» дигән стенд элделәр.

Бүген Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Юлия Исхакова медицина битлеген ясау буенча мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International