Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова «Сак булыгыз: коронавирус!» дигән темага лекция укыды.
Шулай итеп, «Энергия» ИК ҖЧҖ 75 хезмәткәр алдындагы гомуми 229,0 мең сумлык бурычын каплады.
Видеоэлемтә аша аралашу хәтта зур шәһәрләрдән ерак яшәүчеләр өчен дә кулай. Моннан тыш, коронавирус вакытында дистанцион консультация – социаль хезмәтләр алучылар белән аралашуның иң куркынычсыз форматы.
Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яңа коронавирус инфекциясе, грипп, ОРВИ таралуны кисәтү һәм сәламәтлекне ныгыту максатыннан көн саен гимнастика уздырыла.
Шушы көннәрдә Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Үз-үзеңне сакла» дигән интерактив дәрес узды. Аны шәфкать туташы Ирина Ханнанова үткәрде.
20 март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр ярминкәсе» дигән чара узды.
Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Минем кәефем» дигән арт-терапия элементлары белән дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – үз хис-тойгыларыңны белдерү сәләтен үстерү.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Әкиятләр дөньясы» курчак театры программасы буенча чираттагы чара оештырдылар.
Татарстанда беренче бала тапкан 442 яшь ана һәм өченче баласы туган 82 хатын-кыз 2020 елның 20 мартына яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Республиканың барлык муниципаль районнарында социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында ялгыз өлкәннәргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары һәм төркемнәре оештырылды. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабка тиешле йөкләмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.