Махсус режим чорында өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү уңаеннан һәм «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар белән грипп, ОРВИ профилактикасы, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча әңгәмәләр уздыралар.

Өлкән яшьтәге кешеләргә төп профилактик чараларны искә төшерәләр: кулларны ешрак юарга, бүлмәне җилләтергә, җәмәгать урыннарында медицина битлеген кияргә. Шул ук вакытта социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәгеләрне кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарында йөрмәскә өнди.

Әңгәмә ахырында өлкән буын кешеләренә кирәкле телефон номерлары күрсәтелгән буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International