«Наз» приютында тәрбияләнүчеләр сыерчык оялары ясады

2020 елның 24 марты, сишәмбе

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шушы көн алдыннан Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Красный бор участок урманчылыгы белән берлектә «Сыерчыклар кайтты» акциясе үткәрделәр.

Хезмәт буенча инструктор Александр Егоров җитәкчелегендә балалар сыерчык оялары ясады. Тиздән кошлар яңа өйләрдә яшәячәк һәм үз җырлары белән сөендерәчәк.

Акциядә сигез приют тәрбияләнүчесе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International