24 март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тәрәзә төбендә мини-бакча» дигән практик дәрес узды. Бүген, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм дөрес туклануга зур игътибар бирелгәндә, бу файдалы гына түгел, ә бик популяр да.
Дәрестә реабилитация узучы 20 бала руккола, петрушка, укропның файдалы үзенчәлекләре белән таныштылар, аларны үстерү шартлары турында белделәр. Аннан соң балалар бу үсемлекләрнең орлыкларын чәчтеләр. Тиздән алар бу яшел тәмләткечләрнең тәмен татып карый алачак.