«Өмет» үзәгендә медицина битлекләре тегү буенча мастер-класс үткәрделәр

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Әгерҗе муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен медицина битлекләре тегү буенча мастер-класс һәм профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чара салкын тию авыруларын, гриппны профилактикалау, шулай ук коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү кысаларында үткәрелде.

Балаларга коронавирусның нәрсә икәнлеге, авыруның симптомнары һәм нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Комплекслы үзәк белгечләре профилактика алымнарына аерым игътибар бирделәр. Социаль хезмәт алучыларга шәхси гигиена, бүлмәләрне җилләтү, саклагыч битлекләр кию кирәклеге турында искәрттеләр.

Чара ахырында катнашучыларга «Коронавирусны профилактикалау» дигән видеоролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International