«Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кече тернәкләндерү чаралары комплекты белән таныштыру буенча мастер-класс узды.
Ата-аналар балалар белән бергә төймә эләктерү, оек кию өчен махсус җайланмалар белән файдаланырга өйрәнделәр. Мондый тернәкләндерү чаралары баланың үз-үзенә хезмәт күрсәтү буенча күнекмәләрен үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итә һәм аның тормыш сыйфатын яхшырта.