Хөкүмәт коронавирус аркасында Россиядә диспансерлаштыруны туктатып торды

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бөтенроссия халыкны диспансерлаштыру илдә коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары белән бәйле рәвештә вакытлыча туктатылды. Хөкүмәтнең тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

«Халык сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралмасын өчен, <...> Россия Федерациясенең олы яшьтәге халкын диспансерлаштыруны вакытлыча туктатып торырга», – диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International