Ел саен 21 мартта бөтен дөньяда Халыкара Даун синдромлы кеше көне билгеләп үтелә. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре дә шундый диагнозлы балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтәләр.
Үзәктә балалар өчен махсус программалар һәм дәресләр эшләнгән. Әлеге программалар ярдәмендә балалар һәм аларның әти-әниләре Монтессори-терапевт, логопед, дефектолог, психолог, музыка җитәкчесе, хезмәт буенча инструктор ярдәме алалар.
23 нче март көнне үзәк белгечләре ата-аналарга балаларны үстерү һәм укыту өчен кирәк булган методик әдәбият һәм пособияләр буенча консультацияләр бирделәр, сорауларга җавап бирделәр.