ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлыларга өлкән яшьтәге ата-аналарына, туганнарына карата аеруча игътибарлы булырга чакырды. Төрле вирус авыруларын аеруча авыр кичерүче өлкәннәрнең кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарында йөрүен киметү өчен, ведомство башлыгы республика халкын социаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуга өстенлек бирергә өндәде.
«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт органнарына турыдан-туры мөрәҗәгать итмичә генә социаль ярдәм чараларын алу өчен максималь шартлар тудырылган», – дип ассызыклады Эльмира Зарипова. Шулай итеп, республикада иң кирәкле 8 хезмәт тулысынча электрон рәвешкә күчерелгән:
- мәктәпкәчә белем бирү өчен төп компенсация билгеләү;
- мәктәпкәчә белем бирү өчен өстәмә компенсация билгеләү;
- балага айлык пособие билгеләү;
- пенсионерларга юл йөрү өчен бердәм айлык түләү билгеләү;
- күп балалы гаиләләрдән булган укучыларны йөртү өчен айлык субсидия билгеләү;
- 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташлама билгеләү;
- күп балалы гаиләләрдән булган балаларга дару өчен субсидия билгеләү;
- инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташлама билгеләү.
Хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә, шәхси кабинет булдырырга һәм тиешле гариза бирергә кирәк. Барлык кирәкле мәгълүматларны социаль яклау хезмәткәрләре ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша ала.
Шулай ук Порталда гражданнар төрле түләүләр һәм компенсацияләр турында мәгълүмат карый, түләү буенча мәгълүматны үзгәртүгә электрон гариза бирә алалар.
Социаль хезмәт алучы пенсионерлар өчен гаризаны социаль хезмәткәрләр бирә ала.
Министр Эльмира Зарипова татарстанлыларны өлкән яшьтәге ата-аналары, туганнары, ялгыз күршеләренең социаль хезмәтләрне ничек алуларын белергә һәм аларга кирәкле социаль хезмәтләрне электрон рәвештә, өйдән чыкмыйча гына алу мөмкинлеге турында сөйләргә кушты. Кирәк булса, өлкән буын кешеләренә компьютер, Дәүләт хезмәтләре порталы белән эшләүдә дә ярдәм күрсәтүләрен сорады.
«Электрон рәвештә хезмәт күрсәтү вакытны янга калдырырга гына түгел, сәламәтлекне дә сакларга мөмкинлек бирәчәк», – дип йомгаклады министр.