«Ялкын» приютында балалар ялларын китап белән уздыра

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары тәрбияләнүчеләрне уңышлы тернәкләндерү өчен күп кенә технологияләр һәм эш алымнары кулланалар.

Иң популяр технологияләрнең берсе – китап ярдәмендә терапия. Белгечләр фикеренчә, ул балигъ булмаганнарның әхлакый, интеллектуаль үсеше өчен кирәк, китап баланың белемлелеген һәм гомуми мәдәни дәрәҗәсен камилләштерә, шулай ук шәхеснең рухи нигезен формалаштыра.

Социаль приютта педагоглар, заманча эш формалары һәм методлары кулланып, китапка мәхәббәт тәрбияли. Инновацион китапханә утырышларының берсендә тәрбияләнүчеләр «Салават күпере» һәм «Ялкын» журналлары белән таныштылар, Татарстан тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында фикер алыштылар, виртуаль режимда ТАССР язучыларының биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар.

Чарада барлыгы 16 балигъ булмаган бала катнашты. Алар мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән файдаланырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International