Булган шартларда өлкән яшьтәге кешеләрнең кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарында йөрүен мөмкин кадәр киметергә кирәк. Бу хакта татарстанлыларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да искәртте һәм республика халкын социаль хезмәтләрдән электрон рәвештә файдаланырга чакырды.
Татарстанда иң кирәкле хезмәтләр электрон рәвешкә күчерелгән. Аларны алу өчен бары тик Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә, шәхси кабинет булдырырга һәм тиешле гариза бирергә генә кирәк.
Әмма еш кына өлкән буын кешеләренә заман үзгәрешләренә җайлашу җиңел түгел, ә компьютер һәм гаджетлардан файдалану өчен аларга чит кешеләрнең ярдәме кирәк. Бу очракта татарстанлыларга ярдәмгә социаль җаваплы гражданнар килә, алар арасында – башка кешеләр проблемаларына битараф булмаган Зоя Гаус та бар. Пенсионерлар арасында V Бөтенроссия компьютер чемпионаты җиңүчесе өлкән яшьтәге кешеләрне «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасыннан файдаланырга өйрәтергә әзер.
Зоя Сергеевна бушлай өлкән яшьтәге кешеләрне дистанцион рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтергә планлаштыра. Вебинарлар татарстанлылар өчен Дәүләт хезмәтләре порталында эшләү күнекмәләрен камилләштерергә менә дигән мөмкинлек булачак.