Бүген Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Юлия Исхакова медицина битлеген ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга төрле битлек төрләрен күрсәтте һәм аларны ничек тегәргә кирәклеген күрсәтте. Мастер-класста гади материаллар һәм инструментларкулланылды: марля, мамык, кайчы, линейка, энә һәм җепләр.
Социаль хезмәт алучылар барысы да үз эшләренең нәтиҗәсеннән канәгать калды.