Республиканың моношәһәрләрендә эшсез гражданнар саны үзгәрде

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 940 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 27 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яшел Үзәндә һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән, анда 2020 елның 25 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 656 һәм 214 эшсез исәптә тора.

Бу атнада рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны арту Яр Чаллыда (+3), Алабугада (+5) һәм Кама Аланында (+2) күзәтелә.

Менделеевскида хисап атнасында вәзгыять үзгәрмәгән, анда элеккечә рәсми рәвештә теркәлгән 49 эшсез гражданнар исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International