Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында герой шәһәрләр турында танып-белү сәгате үткәрелде.
Балалар Севастополь шәһәре турында презентация карадылар, сугыш елларында шәһәрнең язмышы турында белделәр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну белән герой шәһәрнең истәлекле урыннарының фотосурәтләрен карадылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган герой-танкистларга, комсомолларга, медицина хезмәткәрләренә, оборонада катнашучыларга һәм шәһәрне азат итүгә багышланган һәйкәлләргә карап сокландылар.
Менә шулай, виртуаль рәвештә, балалар Россия шәһәрләре белән танышалар. Мондый чаралар аларда гражданлык хисе, ил өчен горурлык, әйләнә-тирәдәгеләргә толерант мөнәсәбәт тәрбияли.