Эпидемиологик хәл аркасында Буада пенсионер туган көнен бәйрәм итүдән баш тартты

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген, 25 мартта, Буа районында ветераннар советы әгъзасы, «Гөлҗамал» татар фольклор ансамбле гармунчысы Талия Кашаф кызы Гыйматдинова үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ел саен туган көнен гаилә һәм дуслары белән зурлап үткәргән Талия Кашаф кызы быел, эпидемиологик хәл аркасында, бәйрәм итүдән баш тартты.

«Иң мөһиме – бар кешеләр дә сәламәт булсынныр», – ди пенсионер, ә котлау сүзләрен бүген телефон аша гына кабул итә.

Татарстанлыларның мондый гражданлык позициясе күрсәтүләре, кертелгән чикләүләргә игътибарлы булулары һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча киңәшләрне үтәүләре куандыра.

«Чыннан да, бу очракта күп нәрсә үзебездән, безнең җаваплылыктан тора. 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең куркыныч астында булуларын исәпкә алсак, бу чаралар акланган. Моннан тыш, пенсионерлар еш кына COVID-19 авыруы очрагында хәлне катлауландыра торган хроник авырулардан җәфа чигә», – диләр «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре. Алар өлкән буалыларга Талия Кашаф кызы үрнәгенә иярергә һәм кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарына баруны максималь дәрәҗәдә чикләргә киңәш итә.

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында туганнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алмаучыларга социаль хезмәтләр белән элемтәгә керергә киңәш итәләр. Буа районында азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен кайнар элемтә эшли, аның номеры: 8 (84374) 3-35-35, 3-38-05.

Пенсионерларга волонтерларның махсус оештырылган отрядлары ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International