Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы нигезендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр билгеләнгән.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов социаль ярдәм чараларын, кабат гариза бирмичә генә, 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) озынайту турында карар кабул итте.
Буада, республиканың барлык муниципаль районнарындагы кебек үк, волонтерлар ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә өйгә азык-төлек һәм дарулар китерә, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча түләргә ярдәм итә.
Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режим барлык кешеләрнең, шул исәптән өлкән буын вәкилләренең, планнарына үзгәрешләр кертә.
Тәтеш муниципаль районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Григорьевна Халикова «Тәтеш балкышы» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләренә коронавирус инфекциясе вакытында өй режимын ничек саклавы турында сөйләде.
30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФ эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Менделеевскиның «Өмет яры» үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре хәзер һәр чараны профилактик әңгәмәләрдән башлыйлар.
Билгеле булганча, вируслы авырулар, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе, өлкән буын кешеләре өчен аеруча куркыныч, шуңа күрә бу вакытта аларның өйдән чыкмавы һәм җәмәгать, күп кешеле урыннарга йөрмәве бик мөһим.
«Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Түбән Камада яшәүчеләр белән яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча аңлату эшләре алып баралар.