Татарстанда ялгыз өлкәннәргә азык-төлек продуктлары китерелә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

24 нче март көнне Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең кайнар элемтә номерына 70 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек китерү кирәклеге турында ике сигнал килеп иреште.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Чулпан Бадьина һәм Екатерина Чигвинцева оператив рәвештә кирәкле азык-төлек продуктларын сатып алып, аларны өлкән яшьтәге кешеләргә өйләренә илтеп җиткерделәр.

Социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында ялгыз өлкәннәргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары һәм төркемнәре республиканың барлык муниципаль районнарында оештырылды. Бу төрле вируслы авыруларны аеруча авыр кичерүче өлкәннәрнең кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарына йөрүләрен киметергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International