Март аенда Түбән Камада 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алдылар.
Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан укытуга юнәлдерелгән 6 кеше «Янгын-техник минимум» программасы буенча курс узды. Программа 16 уку сәгатенә исәпләнгән иде.
Укулар тәмамлангач, тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге документлар тапшырылды. Һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү нәтиҗәсендә алынган белем һәм күнекмәләр оешма хезмәткәрләренә алга таба мәшгульлек саклап калуда ярдәм итәчәк.