Зәй муниципаль районы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре өчен 23 март көнне социаль контракт системасы аша ярлылыкка каршы көрәшү турында мәгълүмати очрашу үткәрелде.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина катнашучыларга ярлылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән дәүләт программалары турында мәгълүмат бирде. Аз керемле гаиләләр өчен социаль контракт мондый ярдәм чараларының берсе булып тора. «Бу килешү аз керемле гаилә һәм халыкны социаль яклау органнары арасында төзелә. Әлеге килешү буенча яклар кайбер таләпләрне һәм йөкләмәләрне үтәргә тиеш. Дәүләт эшкә урнашуда, квалификация күтәрүдә ярдәм итә, үз эшен оештыруга финанс ярдәме күрсәтә. Һәркем өчен шәхси план эшләнә. Кеше, үз чиратында, үз өстенә яңадан уку узарга, эш табарга, үз гаиләсенә тотрыклы керем тәэмин итәргә йөкләмә ала», – дип сөйләде белгеч.