Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,60 % тәшкил итте

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 елның 25 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 306 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 144 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,60 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 39 230 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 910 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,31 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 616 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 570 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 19 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International