Минзәлә комплекслы үзәгендә «Ватан даны өчен хезмәт» дигән стенд булдырдылар

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ватан даны өчен хезмәт» дигән стенд элделәр.

Аны гаилә белән эшләү буенча белгеч Ольга Бывальцева ясады. Стендта Минзәлә районы үсешенә өлеш керткән хатын-кызларның тарихы, аларның фотосурәтләре урын алды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар якташларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тормышы һәм хезмәт юлы турында белә алалар. Стенд шулай ук сугыштан соңгы чорның тарихи вакыйгаларын: халык хуҗалыгын торгызу, районның социаль-икътисади үсешен чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International