«Гаилә» приюты хезмәткәрләренә һәм тәрбияләнүчеләренә коронавирус турында сөйләделәр

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

25 март көнне «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан мәгълүмати чара үткәрелде. Баулы үзәк район хастаханәсе табибы «COVID-2019 таралу куркынычын киметү чаралары турында» дигән лекция укыды.

Чарада катнашучылар өчен Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә авыручылар саны турында статистик мәгълүматлар китерелде. Хезмәткәрләр һәм балалар өлкән буын кешеләренең аеруча куркыныч астында булуын белделәр. Мәгълүмати-профилактик чарада катнашучыларның барысына да гигиена кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International