Гигиена – кешеләрнең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый торган мөһим факторларның берсе. Бу мәсьәләдә хәбәрдарлыкны арттыру өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк. Моңа Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре дә ышана.
Татарстанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект тормышка ашырыла.
Буа муниципаль районына да «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе килеп җитте. Азык-төлек тартмаларын бушатырга муниципаль хезмәтләр хезмәткәрләре һәм Буа районы волонтерлары ярдәм итте.
Бүген иртән Балык Бистәсенә азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе белән фура килде. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүче 535 кеше азык-төлек җыелмалары алачак.
Барлыгы «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә Татарстанның 60 меңнән артык волонтеры, шулай ук хәйриячеләр, эре предприятиеләр һәм кече бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар һәм битараф булмаган татарстанлылар кушылды.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенең сайты һәм кайнар линиясе эшли башлады. Сайт ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм алырга, ә ярдәм итәргә теләүчеләргә моны эшләргә мөмкинлек бирә. Татарстанда яшәүчеләрнең ярдәм чаралары турындагы барлык сорауларына 8 800 700 9205 номеры буенча кайнар линия белгечләре җавап бирергә әзер.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр май бәйрәмнәре һәм үзизоляция вакытында моңсуланып утырмый. Өлкән кешеләр бергәләп актив яшәү рәвеше алып баралар, шуңа күрә аларның интернат-йортта 1 нче Май демонстрациясе үткәрү тәкъдиме учреждение хезмәткәрләре тарафыннан хупланды.
Яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар шартларында Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече О.Н. Барбарисова хезмәткәрләр өчен саклагыч битлекләр тегү буенча мастер-класс оештырды.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенә «Алексеевскдорстрой» ААҖ дә кушылды.
Чистай районында волонтерлар азык-төлек пакетларын тараталар. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында барлыгы 1 622 азык-төлек җыелмасы тапшырылачак.