ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Кичә Балтач муниципаль районына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе фургоны килде. Азык-төлек җыелмаларын бушатырга волонтерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары булышты.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, 22 апрельдән «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты үзизоляция режимында.

Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясе аркасында югары әзерлек режимы кертелү сәбәпле, 2020 елның 11 маена кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль районнарда (шәһәр округларында) территориаль социаль яклау органнары һәм Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекләре тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылды.

Татарстанда беренче бала тапкан 562 яшь ана һәм өченче баласы туган 115 хатын-кыз 2020 елның 1 маена яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән даими рәвештә «Ишегалды уеннары фестивале» үткәрелә.

Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Баулы районының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чаралар кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тыл хезмәтчәннәренең видеоязмалары циклы алып барыла. «Кырыс сугыш елларының тере шаһитлары» проектының максаты – тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары турында хәтерне саклау.

Юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау кысаларында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча агитбригада оештырылды.

1 май көнне, бөтен ил Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үткәндә, Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр спорт эстафетасында катнаштылар.

Дөньядагы һәр кеше сугыштан курка һәм үзенең киләчәге, балалары һәм оныклары өчен тыныч булырга тели. Бөек бәйрәмгә – Җиңү көненә бик аз вакыт калды. Бу бәйрәм көнен безнең халыкка үзизоляция шартларында үткәрергә туры киләчәк, әмма бу каһарманны искә алырга комачауламый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International